ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь 2022, 17:05

Мәктәп туклануына – аерым игътибар

Балаларның мәктәптә туклануын дөрес оештыру мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Мәктәп туклануына – аерым игътибар
Мәктәп туклануына – аерым игътибар

Шуны исәпкә алып, мәгариф учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыруга зур игътибар бирелә. Бүген районда “Мәктәп яны участогы территориясендә җитештерелгән продукцияне кулланып гомум белем бирү оешмаларында кайнар туклануны оештыру” дигән темага зона-ара семинар үткәрелде. Чарада муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Закир кызы Галиева, “Социаль туклану идарәсе” дәүләт казна учреждениесе директоры Светлана Романовна Ачакеева, Башкортстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы күзәтчелеге бүлеге начальнигы Римма Әсхәт кызы Әхмәтшина, Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының махсус мәгариф бүлеге начальнигы Миләүшә Халит кызы Латыйпова катнашты. Шулай ук биредә 16 район һәм шәһәр вәкилләре, туклануны оештыру мәсьәләләрен алып баручы белгечләр, гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, аларның урынбасарлары, мәктәп яны тәҗрибә участоклары мөдирләре, мәктәп туклануы өчен җавап биргән педагоглар очрашты. Семинарда катнашучылар гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү, мәктәп территориясендә яшелчә-җимешләр үстерү һәм аларны куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, мәктәпләрдә сыйфатлы туклануны оештыру эшчәнлеге белән таныштылар, мәктәп алды-тәҗрибә участокларында үстерелгән продукциянең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча киңәшләр алдылар. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең киләсе санында танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: