ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 октябрь 2022, 12:25

Ватанпәрвәрлек – тәрбия үзәгендә

Бүген  Башкортстан аграр-технология көллиятенең Чакмагыштагы филиалында хәрби хезмәтнең, авыл хуҗалыгы эшчеләренең абруен күтәрү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан  1 курсның 101, 102нче төркемнәре укучылары өчен  ватанпәрвәрлек дәресе оештырылды. Чарада районыбызның хөрмәтле хезмәт ветераннары, олы ихтирамга лаеклы кешеләре Идгар Габдрахман улы Еникеев, Рәсимә Гыймран кызы Ильясова, Рәзифә Гали кызы Сәхәпова, Ясирә Гайнислам кызы Нәбиева һәм көллият преподавательләре  катнашты.

Ватанпәрвәрлек – тәрбия үзәгендә
Ватанпәрвәрлек – тәрбия үзәгендә

Мәгариф учреждениеләрендә белем бирү белән беррәттән, патриотик тәрбия дә игътибар үзәгендә. Укучыларны дисциплиналы, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү – һәр уку йортының төп бурычларының берсе.

    Бүгенге очрашу студентлар өчен бик фәһемле һәм тәрбияви булды. Алар кунакларның   чыгышларын игътибар белән тыңладылар.  

Чарада  якташларыбызның фронтта күрсәткән батырлыклары  барланды, иегенче хезмәтенә дан җырланды, укучыларның  вакытны кызыклы һәм файдалы үткәрүләре,  ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең бүгенге шартларда аеруча әһәмиятле булуы  ассызыкланды.

Очрашу ахырында кунаклар һәм студентлар истәлеккә фоторәсемгә  төштеләр.  Студентлар өчен бу очрашу эзсез үтмәс, алар күңелендә тирән эз калдырыр, дип ышанасы килә.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: