ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 октябрь 2022, 21:45

Радий Хәбиров: “Минем өчен бу диалог бик мөһим”

Мин шушы сорауларның күпмедер өлешенә шәхсән җавап бирер өчен елына бер тапкыр туры линия үткәрәм.

Радий Хәбиров: “Минем өчен бу диалог бик мөһим”
Радий Хәбиров: “Минем өчен бу диалог бик мөһим”

Мондый формат барлык сорауларны комплекслы карарга-тикшерергә мөмкинлек ача, ә бу, үз чиратында, безгә системалы эшчәнлек алып барырга ярдәм итә”, – дип яза бу хакта төбәк Башлыгы үз социаль челтәрендәге сәхифәдә. Бу аралашуны республиканың телевидение һәм радиоканаллары трансляцияли. Халык белән аралашу башлану белән үк республика җитәкчесе бу әңгәмәдә бер нинди дә табу булмаячагын ассызыклады. “Мин кешеләрне борчыган барлык сорауларга җавап бирергә тырышачакмын, бер нинди дә табу юк”, – диде ул. “Туры линия” барышында иң беренче сорау аның сәламәтлеге турында булды. Билгеле булуынча, Радий Фәрит улы күптән түгел операция кичерде. “Сәламәтлегем яхшы. Кәәфем эшлекле. Кичергән операция минем эшемә комачау итми”, – диде ул. Артабангы сорау яңа башкорт батальоннары турында булды. Төбәк җитәкчесе алар Росгвардия составына кертелә, чөнки алар нигездә СОБР һәм ОМОН ветераннарынан төзелгән, – диде. “Башкортстанда яшәүчеләр үз ирке белән махсус хәрби операциядә катнаша. Бу – башкорт халкының холык-фигыле дә, аның менталитеты да. Бу геннар буенча күчә. Башкортстанлылар илгә авыр чакта һәрчак Ватан Ватан белән бергә булдылар”, – диде Р.Ф.Хәбиров.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас: