ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 октябрь 2022, 22:10

Сораулар төрле темаларга кагылышлы булды

Республикага идарә итү үзәгендә оештырылган “Туры линия” барышында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров торак йортларны газификацияләү турындагы хәлгә ачыклык та кертте.

Сораулар төрле темаларга кагылышлы булды
Сораулар төрле темаларга кагылышлы булды

Ул Башкортстан Хөкүмәтенең “Газпром” белән берлектә эшләнгән һәм 2025 елга кадәр исәпләнгән газификацияләү программасының гамәлдә булуы турында әйтте. “Бераз гына түземлек кирәк булачак, хәлне яхшыртабыз, инвестицияләр күләме зур”, – диде ул һәм төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры А.Марзаевка хәлне анализларга һәм кешеләргә бу хактагы мәгълүматны аңлаешлы итеп җиткерергә кушты. “Шуны да аңларга кирәк: без 5 яки 10 йортта гына кешеләр яшәгән авылларга 20 км. озынлыктагы торбаларны суза алмыйбыз. Кешеләргә кайда һәм кайсы елда газ булачагын, кайда булмаячаган аңлатырга кирәк”, – диде төбәк җитәкчесе. Туры бәйләнеш барышында шулай ук Межгорье шәһәрендә спорт инфраструктурасы базасын үстерү, анда бассейн һәм стадион төзү турында да сорау җиткерелде. Торак башлыгы бу спорт объектының 2023 елга исәпләнгән адреслы инвестиция программасына кертелүе турында әйтте. Акча бүленәчәк, 2024 елда аны ачалар, диде Радий Фәрит улы. Ул шулай ук Башкортстан дәүләт белән Уфа дәүләт авиация университетларының кушылу процедурасы тәмамлануга кагылышлы, республика башкаласының 450 еллыгына нинди спорт объектлары төзеләчәге турындагы сорауларга да җавап бирде. 2024 елга Уфада спорт һәм рекреацион инфраструктурасы булган комплекслы объект барлыкка киләчәк, диде ул. Фотолар һәм мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы порталы.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: