ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 ноябрь 2022, 11:15

Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык өлгесе

 Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала, диләр. Өлешчә мобилизация игълан ителүгә,  районыбыз халкы бердәмлек үрнәге  күрсәтеп, кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга ашыкты. Тайняш авыл биләмәсе дә мондый ярдәмнән читтә калмады.  Биредә волонтерлык штабы оештырылган.

Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык  өлгесе
Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык өлгесе

Тайняшлылар  Украина территориясендә хәрби бурычларын үти торган егетләргә гуманитар ярдәм җыю өчен   берләшеп, бердәм рәвештә байтак кына   әйберләр җыюга ирешкәннәр. “Шушы җиңел булмаган авыр вакытта егетләребезгә ярдәм итәргә дип берләштек. Халык әлеге изге эштә бик актив катнашты.   “Герой” авыл хуҗалыгы-кооператив колхозы белгечләре, Тайняш балалар бакчасы, почта  хезмәткәрләре,  пенсионерлар,  гади авыл халкы  һәм башка изге күңелле авылдашларыбыз ярдәм күрсәтте. Каран авылыннан мәдәни оештыручы  Гүзәл Харисова һәм фельдшер Сания Юзеева исә өйләр буенча шәхсән йөреп, гуманитар ярдәм туплауда актив катнашты. Аларның һәркайсына да рәхмәт белдерәбез. Биләмәбездә мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм җыю артабан да дәвам итәчәк”, – дип сөйләп үтте яшләре эшләре буенча белгеч Ләлә Шәймәрдәнова.

Авыл халкы ярдәме белән шәхси гигиена предметлары, җылы киемнәр, тиз бозылмый торган азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар җыелган.  Алар үз территорияләрендә яшәгән халыктан җыелган ярдәмне  Чакмагыштагы  Яшьләр үзәгенә илтеп тапшырган.

  Район халкы мобилизацияләнгән райондашларыбыз өчен гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Исегезгә төшереп үтәбез:   район үзәгенең Кооператив урамы, 61санлы йорт адресы буенча мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен гуманитар ярдәм кабул ителә.  Мөмкинлеге булган һәркем ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Оекбашмы, акчамы, дарумы – ярдәмнең бәһасе юк. Хәтта елмаю да – кайгырту, сүз дә – ярдәм.

 

Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык  өлгесе
Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык  өлгесе
Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык  өлгесе
Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык  өлгесе
Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык  өлгесе
Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык  өлгесе
Тайняшлылар бердәмлек һәм татулык өлгесе
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: