ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 ноябрь 2022, 11:00

Тормыш маягым син, әнием!

Көннәр якты булсын өчен, Йокы татлы булсын өчен, Җил-яңгырдан саклар өчен, Усаллардан яклар өчен Әни кирәк, әни кирәк. Юкка гына бу шигырьне җырга салмаганнар. Әйе, газиз кешеләребез – әниләребез өчен язылган мәдхия булып яңгыраган җырлар бик күп. Керпе дә бит баласын “йомшагым” дип сөя, ди.

Тормыш маягым син, әнием!
Тормыш маягым син, әнием!

Әгәр иртә таңнан назлап уятучы, тәмле ашлары, ризыклары, татлы сүзләре, барлык ышанычларын без гә баглаучы әниләребез булмаса, кем булыр идек соң без? Аларсыз без бу дөньяда булыр идек микән?! Юк, әлбәттә! “Әннә”, “әни”, “инәй”, “әнкәй”,“мама”, “әнне” – нинди телдә һәм ничек итеп кенә әйтсәк тә, бу сүзләргә күпме наз, ярату, җан җылысы, тормыш мәгънәсе сыйган. Әниләрнең тавышын ишетми торсак, күңел тынычлыгы югала, эшләр туктый, кул бармый башлый. Шалтыратып: “Исәнме, әни, ни хәлдәсең?” – дигәнгә: “ Саумы, балам. Рәхмәт, картларча инде Болай булганга да бик канәгатьмен, Ходайга шөкер”, – дигән, тавышын ишетсәк, ниндидер әйтеп бетерә алмаслык зур көчләр барлыкка килә башлый. Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә исең-акылың китәр! Әни белән бала арасында күзгә күренмәс, аларны гына бәйли торган җепләр сузылган. Ходайдан яратылган бәйләнеш. Әни йөрәге чиксез диңгез сыман: анда баласы өчен хәсрәтләнү-көяләнү, аның сагышлары, кайгы-хәсрәтләре, уйламый әйткән авыр ачы сүзләре, аның өчен горурлану, шатлык-сөенечләр, моң-зарлары, борчылулар –барысы да сыя. Моны син үзең әни булмыйча, шушы кичерешләрне кичермичә аңламыйсың! Яралганчыга кадәр хыялыңда, аннан инде 9 ай буе йөрәк түреңдә йөрткән сабыеңны дүрт саны да төгәл, сәламәт бала булып дөньяга аваз салсын, дип телисең. Туып, кулыңа бантик иренле, йомры, татлы, самими гына мәхәббәт җимешеңне алгач, барлык авырту- сызлануларны онытасың. Синең шатлык-сөенечтән битеңнән күз яшьләре тәгәри һәм син шул вакытта әниеңнең һәр баласы өчен дә ничек сөенгәнен аңлыйсың! Син үзең дә шифалы һәм үстерүче күкрәк сөтен имезеп, үбеп-сөеп, төн йокыларыңны йокламый, моңлы бишек җырларын көйләп, дөньядагы иң назлы, тәмле, матур сүзләр белән иркәләп, сөеп үстерәсең, барлык матур киемнәрне балаңа беренчеләрдән булып кидерәсең килә, иң яхшы уенчыкларны гына аласы килә, тәмле нигъмәтләр ашатып, сыйлап сөендереп кенә торасың килә. “Бармакларның кайсын тешләсәң дә, бер төрле авырта”, – диләр. Бик дөрес әйткәннәр! Әни кешенең йөрәге, җаны һәр баласы өчен дә бертигез әрни, өзгәләнә. Ярты айлыкмы, 1 яшьлекме, 5 яшьлекме, 10, 15, 30, 50, 60, 70 яшьлеге дә – әни өчен бала. Тик без генә яшьлегебез белән аларның олыгаю белән килгән үзгәрешләрен кабул итәлмибез, әкренәйгәннәренә ачуыбыз килә... Ә ул бит безне барлык кимчелекләребез белән ярата, һәрберебезнең киләчәге матур, йөргән юллары сикәлтәсез, шома, пар канатлы, олы алтын йөрәкле, игелекле, итәгатьле, кешелекле булсын, акыллы тормыш иптәше насыйп ит, Ходаем, дип, йокларга яткач-торгач та дога кыла, теләкләр тели, юлда икәнлеген белсә: “Юлларында фәрештәләр саклап, канатларын җәеп торсын”, — дип барлык күңел җылысын салып, догалар укый. Балалар үсә һәм алар үзләре әти-әни булалар. Балалардан татлырак булып оныклар үсә башлый. Көннән-көн яңа һөнәрләре, елмаюлары белән сөендерә башлый. Әнисеннән күреп татлы “әни”, “нәнә”, “нәнәй”, “картинәй”, “әби” диюләреннән әниләребез яңадан яшәреп китә. Гүя алар яңа сулыш алып, яңа көч белән яши башлый. Ә без әниләргә тиешенчә игътибар бирәбез микән? Әллә инде рәхмәтләребезне акча берәмлегенә күчереп бетердек микән? Әниләр янына кайтып, я булмаса килеп хәлләрен белеп, кирәк чакларда ярдәмләшеп, исән чакларында тиешле кадер-хөрмәт күрсәтәбез микән? Безнең шушыларны уйлап караганыбыз бармы? Юк, имеш тә, без үстек, һәрберебезнең иңнә- рендә әниләрнеке кадәр, юк, алардан да күбрәк тәҗрибәбез бар, имеш. Акылны да, 30 яшьтә булсак та, интернет челтәрләре аша җитәрлек туплаганбыз – хәтта әниләрне өйрәтергә дә җитәрлек! Минемчә, бу дөрес түгел. Әниләр булганда, без, ничә яшьтә булуы- бызга карамастан, бала әле. Шушы татлы мизгелләр белән озаграк ләззәтләнсәк иде, әниләргә җылы сүзләр, яхшы мөнәсәбәтләрне, тәмле телләребезне кызганмасак иде. Кайтып, җыерчыклы битләреннән үбеп, аның җылысыннан эреп, алма кебек матур яшь чакларын безгә өләшкәнен онытмый, хәтеребездә тотып, рәхмәтле булсак иде. Шелтәләп алган чаклары өчен үпкәләп, хәтер сакламасак иде, килеп хәлләрен белеп китәргә вакытларыбызны кызганмасак иде. Бер әни дә баласына начарлык, авыр тормыш теләми. Шуны онытмыйк. Азактан җирләр тырнап еларлык үкенечле яшәүгә үзебезне дучар итмәсәк иде, дуслар...

Автор:БЕЗНЕҢ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: