ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 ноябрь 2022, 09:55

Дин әһелләре киңәш корды

Айның соңгы сишәмбесендә районыбызның мәхәлләләре дин әһелләренең чираттагы җыелышы булды. Бу юлы ул “Әдһәм-Бикә” мәчетендә үтте.

Дин әһелләре киңәш корды
Дин әһелләре киңәш корды

Чарада муниципаль районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Үзәк диния назәрәте вәкиле Мөхәммәт хәзрәт Хасимҗан улы Миңнегалиев, Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш һәм Кушнаренко районнарының имам-ахунды Рамил хаҗи Исәнбирдин, имам-мөхтәсиб Фәйзуллаһ хаҗи Котлыев, имам-хатыйб Дильшод Шәрип улы Касыймходжаев, районыбыз авылларының имамнары, авыл Советы биләмәләре башлыклары катнашып,  дини мәсьәләләр һәм мәчетләр тормышына бәйле барлыкка килгән сораулар буенча фикер алыштылар.

         Очрашуны имам-ахунд  Рамил хәзрәт Исәнбирдин Коръән аятен укып  башлады. Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать сафа Таҗетдин фәрманы белән  Мөхәммәт хәзрәт 25 ел дәвамында дин тәртипләрен түкми-чәчми дин кардәшләренә җиткерүе өчен Марат Миңнехан улы Ильясовка “Әл игтисам-бердәмлек” медален тапшырды. Ул шулай ук яңа ачылган “Мостафа” мәчете имамы Әхәт хәзрәт Шәйхетдиновка чапан кидерде.

         Очрашу әңгәмә һәм фикер алышу форматында үтте, тәмле пылау һәм чәй табыны белән тәмамланды.

 

Материалның тулы вариантын “Игенче” гәзите битләрендә укып белерсез.

Дин әһелләре киңәш корды
Дин әһелләре киңәш корды
Дин әһелләре киңәш корды
Дин әһелләре киңәш корды
Дин әһелләре киңәш корды
Дин әһелләре киңәш корды
Дин әһелләре киңәш корды
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: