

Махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән үк районыбыз халкы тоташ илебез белән бергә аның максатларына ирешү хакына тырышлык өлгеләре күрсәтә. Яугир ир-егетләребез дә, барлык район җәмәгатьчелеге дә һәр көнне фидакарьлекләре белән җиңү таңын аттыру хакына үзләреннән өлеш кертә. Һәр авыл биләмәсендә ирекмәннәр хәрәкәте актив җәелде релгән. Яугир ир-егетләребезнең тормыш-көнкүрешен җиңеләйтү, аларга туган як җылысын озатып тору максатында әледән-әле гуманитар ярдәм олаулары җибәрелеп тора. Баһадирлары бызга автомототехника, башка кирәк-яраклар, маскировкалау челтәрләре, окоп шәмнәре, төрлесеннән азык-төлек, җылы кием-салым һәм башкаларны хәстәрләп озатуда һәммәсе дә бердәм катнаша һәм үзләреннән зур өлеш кертергә омтыла. Рапат авыл биләмәсе ирекмәннәре дә шушы изге эштә зур теләк белән катнаша. Урындагы мәдәният йортында бергә җыелып, актив хатын-кызлар һәр көнне маскировкалау челтәрләре үрәләр.– Әлеге изге эшкә узган елның декабрь урталарында ныклап керештек, – ди авыл биләмәсе башлыгы Ләбиб Гомәров. – Егермедән артык апалар, ә алар арасында бүген газиз уллары махсус хәрби операция зонасында илебез алдындагы изге бурычларын үтәүчеләр дә шактый, һәр көнне бирегә җыелып, күмәкләшеп зур эш башкаралар. Бүгенгә кадәр һәр кайсы 7х4 метр күләмле 16 данә маскировка челтәрен үреп озаттык та инде, тагын унбиш данә әзерләп өлгерттек. Күреп торасыз, әле дә бу эш дәвам итә. Апаларның тырышлыгын сокланып күзәттек. Мәдәният йорты җитәкчесе Илдар Галиев челтәр үрүчеләр өчен махсус әзерләнгән станны эшләүчеләргә уңайлы булсын өчен үзгәртеп, күчереп тора. Янәшәдәге өстәлдә тукымалардан тасмалар кыркып әзерләп, һәркайсы аерым өемнәргә урнаштыралар, ә ике стан артында дистәләгән хатын кызларның йөгерек куллары тиз арада зәвыклы итеп маскировкалау челтәрләрен һәр җөенныклап беркетеп, төсләр палитрасын туры китереп үреп бара. Биләмә башлыгы Ләбиб Мазһар улы биредәгеләрнең һәр кайсының олы хөрмәт-ихтирамга ия булуын, һәр башлангычларда алдан йөрүләрен мактап телгә алды. Билгеләп үтелүенчә, күпләренең уллары бүген махсус хәрби операция төбәгендә намуслы хезмәт өлгеләре күрсәтәләр, батырлыклары дәүләт бүләкләре белән бәһаланганнары да шактый икән. Тырыш ханымнар аларның гына түгел, барлык баһадир ир-егетләрнең дә исән-имин булуларын, тизрәк җиңү яулап әйләнеп кайтуларын телиләр. Биредәге урта мәктәп укучылары исә якыннары илебез мән фәгатьләрен яклап көрәшүче ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итүне намус эше итеп кабул Рапат ирекмәннәре Җиңүне якынайту хакына көн-төн тырышлык салалар иткәннәр. Без булган көнне алар махсус хәрби операция яугиренең әнисе йортында ярдәмләшеп, ихаталарын карт көртләреннән арындырдылар, башка эшләрен башкардылар. Егетләр дә, кызлар да әнә шулай изгелек үрнәкләренә дә ия булалар, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнеп үсәләр.