ИГЕНЧЕ
+2 °С
Облачно
ВСЁ ДЛЯ ПОБЕДЫ
29 Апреля , 07:20

Чит төбәкләрдән дә контрактчылар килә

«Башкортстан хәрбиләре өчен яхшырак шартлар булдырылган», – ди алар

Чит төбәкләрдән дә контрактчылар киләЧит төбәкләрдән дә контрактчылар килә
Чит төбәкләрдән дә контрактчылар килә

Махсус хәрби операция барышында пилотсыз очкычлар һәм аларга идарә итүчеләр дошманга каршы алышларның ахырын хәл итүче төп көч икәнлеге беркем өчен дә сер түгел инде. Шуңа да илебезнең Кораллы Көчләренә бу төр белгечләр аеруча күпләп таләп ителә. Башкортстан Республикасыннан пилотсыз очкыч операторы вазыйфасын башкару өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзешеп яуга китүчеләр өчен күп санлы социаль ярдәм чаралары һәм ташламалар каралган. Нәкъ безнең җирлектән  дошманга каршы көрәшергә юнәлү өчен хәтта чит өлкәләрдән дә киләләр. “Башинформ” агентлыгы журналисты блән әңгәмәдә Роман (исеме үзгәртеп алынган) Себер якларыннан – Краснояр краеннан килүе турында хәбәр итә. “Ни өчен Башкортстаннан китәргә карар кабул иттегез?” – дигән сорауга ул: “Монда шартлар яхшырак”, – дип җавап бирә. Яше шактый зур булса да (аңа 40 яшь тулган), медицина тикшерүен һәм әңгәмә-собеседованиены уңышлы үткәннән соң аңа БПЛА операторы булырга тәкъдим итәләр һәм ир-егет бу тәкъдимгә ризалаша, чөнки аның күрү сәләте яхшы, бармаклары да яхшы хәрәкәтләнә. Яшьлеген дә ул хәрби хезмәт үткән, контракт төзешкәнче электрик булып эшләгән. “Фронтка техник белемгә ия булган кешеләр таләп ителүен белгәч, анда баруның минем бурычым икәнлеген аңла дым. Миңа Башкортстаннан китәргә киңәш иттеләр, чөнки монда контракт төзешүчеләр өчен шартлар яхшырак”, – ди ул. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләре нинди соң? БПЛА операторлары дошман белән турыдан-туры бәрелеш барган линиядән читтә эшлиләр, алар өчен хәвефсезлекнең югары дәрәҗәсе тәэмин ителә. Бу төр гаскәрләрдә хезмәт итү өчен 18 яшьтән 45 яшькәчә ир егетләрне көтәләр. Шулай ук Оборона министрлыгы белән контрактны тәүдә бер елга төзешеп була. Аны үткәннән соң хәрбиләр бу эштән китә яки яңа контракт төзешә ала. Контрактта пилотсыз оч кычка идарә итүчене аның ризалыгыннан тыш башка хезмәтне башкару өчен яки башка гаскәр төрләренә күчереп булмый, дип языла. БПЛА өлкәсендә контракт төзешкән хәрбиләр тулы социаль пакеттан – закон тарафыннан каралган барлык түләүләрдән, ташламалардан һәм социаль гарантияләрдән файдалана ала. Моннан тыш, студентлар өчен махсус шартлар бар. Югары уку йортында белем алучылар бер елга академия отпускасын алып, контракт төзешә һәм бер елдан соң бюджет нигезендә укуын дәвам итә ала. Нәтиҗәле эшчәнлек өчен өстәмә түләү дә каралган. БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү шартлары белән кызыксы нучылар шушы хактагы тулырак мәгълүматларны башбат.рф. сайтында, шулай ук 122 номеры буенча шалтыратып яки район үзәгенең Ленин урамындагы 51нче санлы бинада урнашкан хәрби комиссариатка 8-927 22-94-337 телефоны аша мөрәҗәгать итеп белә ала.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас