+17 °С
Облачно


Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз әнисенең йортында булып, йорт-кура тирәсендә ярдәмләштеләр, ишегалдында тәртип урнаштырдылар. Әлеге чараның төп максаты – адреслы ярдәм күрсәтү һәм яклаучыларыбызның якыннарына ярдәм итү. “Мондый сәфәрләр күркәм традициягә әверелер, дип ышанабыз. Чакмагыш гимназиясенең беренчел бүлеге СВОда катнашучыларның гаиләләренә даими рәвештә шефлык ярдәме күрсәтүне планлаштыра. Без бергәләп ышанычлы тыл төзибез!” – диләр әлеге изге акциядә катнашучылар.