

Чакмагыш хәрби комиссариатында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләре – Каһарманлык орденнары һәм Суворов медале тапшырылды. Яугирләрнең әти-әниләренә, туганнарына, балаларына дәүләтебезнең югары бүләкләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды. Кече сержант Илмир Адик улы Таһиров, рядовой Айдар Азат улы Билалов, ефрейтор Азат Рамил улы Галиәкбәров Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булдылар. Бу егетләр – чын геройлар һәм аларның каһарманлыгы бер кайчан да онытылмаячак. Хәрби бурычларын намус белән үтәп, алар сулышларының азагына кадәр тугры калганнар. – Егетләр хезмәттә булып, Ватаныбызны яклады һәм аның хакына гомерләрен салдылар. Мин сезгә, әти-әниләренә, лаеклы тәрбия биреп үстергәнегез, тормыш иптәшләренә ирләрегезне тугрылыклы калып көткәнегез, балаларына әтиләрегезне онытмавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Улларыгыз, тормыш иптәшләрегез, әтиләрегез геройлык күрсәтеп һәлак булдылар. Алар, чыннан да, илебез чикләрен яклап, аның тарихына алтын хәрефләр белән уелып язылды. Сезгә сабырлык, саулык телим. Сезнең белән безнең бурычыбыз – аларны онытмаска, истә тотарга. Аларның истәлеген мәңгеләштерү өчен районыбызда төрле чаралар оештырылып тора һәм оештырылачак, тактаташлар, парталар ачыла. Аларда һәрчак бергәләп катнашыйк. Сезнең алдыгызда башымны иям, – диде Реканс Фәнил улы, бүләкләү тантанасында. Яугир якташларыбызның кыюлыгы – барыбыз өчен дә үрнәк. Һәлак булган каһарманнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашабыз һәм батырлыклары белән горурланабыз. Әлеге ир-егетләрнең исемнәре хәтердә мәңге сакланыр, аларның батырлыклары беркайчан да онытылмас!