ИГЕНЧЕ
+29 °С
Облачно

Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг

Иске Калмаш авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Чарада район җитәкчелеге, авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары катнашты.

Җиңү көненә багышланган тантаналы митингҖиңү көненә багышланган тантаналы митинг
Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг

 Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый. Бүген инде районыбызда  Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветеран берәү генә калды. 81 ел – зур вакыт аралыгы. Әмма Җиңү көне һаман да хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне булып яши. Бу көн – батырларны искә алу, тарихны барлау һәм нәтиҗәләр ясау көне. Авыл халкын, кунакларны һәм укучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова, авыл ветераннары советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы  Сәлимгәрәева, Иске Калмаш урта мәктәбе директоры Самат Тимерхан улы Гыйлемханов котладылар, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе теләделәр. “Безнең йөрәкләрдә шатлык хисләре уята торган Җиңү көне, безнең өчен, киләчәк буыннар өчен батырлык кылучыларга рәхмәт хисләре уята. Илебезнең һәр гаиләсенә сугыш җиле кагылган һәм һәр гаиләнең үз батыры бар. Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтә алганыбыз өчен без барлык каһарманнарга рәхмәт белдерәбез!” – диде үз чыгышында район җитәкчесе. Ул шулай ук бөек бәйрәм алдыннан авыл биләмәләрендә мемориаль комплекслар ачылуы турында сөйләде, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугир якташларыбызның исән-имин әйләнеп кайтуын теләде. Мәктәп укучылары  әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иде. Рамзан Сираҗетднов җыр бүләк итте. Чара патриотик рухлы биюләр белән тулыландырылды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митингта һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас