

Ул еллардагы кебек, бүгенге көндә дә махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугирләр белән тыл бердәм булып дошманга каршы көрәшә. Шуңа да 9 май алдыннан бүгенге каһарман яугирләргә күрсәтелгән ярдәм аеруча зур символик мәгънәгә ия. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыятенең генераль директоры Альберт Локманов якташ яугирләребезгә беренче тапкыр гына ярдәм итми инде. 9 май бәйрәме алдыннан ул янә районның М.Шайморатов исемендәге волонтерлар штабына “УАЗ” автомобилен тапшырды. Яугирләр өчен бик тә мөһим булган бу транспорт чарасы чираттагы гуманитар конвой белән безнең хәрбиләргә илтеп җиткереләчәк. Бөек бәйрәм алдыннан тапшырылган бу зур бүләк яугирләребезнең якташлар белән тыгыз бәйләнеш тойгысын, дошманга каршы көрәштә рухларын ныгытсын һәм һичшиксез безнең якта булачак Җиңүне якынайтуга булышлык итсен иде.