

Район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә бу эшчәнлек даими алып барыла: яугирләр өчен гуманитар йөк җыела, маскировкалау челтәрләре үрелә, окоп шәмнәре ясала, яугирләргә алгы сызыкта кирәкле әйберләр туплана. Өлкәннәр дә, балалар да бу ярдәмнең яудагылар өчен ни кадәр мөһим булуын яхшы аңлый. Районыбызның Иске Сөрмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре дә шушы изгелекле эштән читтә калмый, яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен һәрвакыт зур тырышлык салды. Мәдәният йорты мөдире Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова авыл халкын бердәм итеп туплап, яугирләр белән дә, аларның якыннары белән дә даими элемтәдә тора, йортларына барып хәл белүне, кулдан килгәнчә ярдәм итүне оештыра, бәйрәмнәр белән котлап, күңелләрен күтәрә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан да шушы максатта күләмле эш башкарылды: авыл клубында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дип исемләнгән зур концерт үтте. Бу көнне Иске Сөрмәт мәдәният йорты сәхнәсендә үзебезнең районның гына түгел, күрше Шаран районының сәнгать осталары да чыгыш ясады. Тамашачылар Яңа Бирде, Яңа Коты, Яңа Балтач, Тайняш һәм Мичурин авылының мәдәният йортлары хезмәткәрләре берлектә әзерләгән зур концерт программасын карап, яугирләргә ярдәм итүгә үз өлешләрен керттеләр. Залда утыручыларның һәм сәнгать осталарының теләкләре бер: “Махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугир якташларыбыз имин-сау булып, мөмкин кадәр тизрәк Җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтса иде”. Концерт барышында җыелган акча тулысынча район үзәгендәге М.Шайморатов исемендәге волонтерлар штабына тапшырылып, яудагы егетләргә таләп ителгән җиһазлар һәм кирәк-яракларны алуга тотынылачак. Изге дога сүзләре белән башкарылган бу игелекле эш якташ хәрбиләргә зур ярдәм булып барып ирешсен, көтеп алынган Җиңүне якынайтуга булышлык итсен иде. Ә инде Бөек Җиңүнең 81 еллыгы билгеләнгән көннәрдә Иске Сөрмәт һәм Рәҗәп мәдәният йортлары хезмәткәрләре Рәҗәп авыл биләмәсенә караган барлык авылларга барып, тантаналы митинглар һәм бәйрәм чараларын үткәрделәр, якташларын бөек бәйрәм белән котладылар.