

Тактаташ хәрби хезмәтнең кырыс шартларында, туган җирдән еракта, хәрби антка һәм бурычына ахыргача тугры калган яугирнең үскән йорты диварына урнаштырылды. Тантанада муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов, РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров, сыйныф җитәкчесе Гүзәл Мәүлетҗан кызы Исламова, яугирнең әти-әнисе, тормыш иптәше, улы, туганнары, дуслары, күршеләре, авылдашлары катнашты. 1991 елның 6 мартында Чакмагыш авылында дөньяга килгән Илнур Зәнфир улы балачактан ук белемгә омтылышы белән аерылып тора. 1998 елда ул Чакмагыш 2нче санлы урта мәктәпнең ишекләрен ачып, белем дөньясына тәүге адымын ясый һәм тырышып укып, урта белем ала. Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәү теләге белән ул хәрби хезмәткә алына. Армия сафларында чыныгу алганнан соң, Уфа ягулык-энергетика колледжында һөнәр үзләштерә. Хезмәт юлын җаваплылыгы чикләнгән “Агыйдел-Авто” җәмгыятендә экспедитор буларак дәвам итеп, җаваплылыгы һәм тырышлыгы белән хезмәттәшләре арасында абруй казана. 2023 елның гыйнварында Ватанга тугрылыгын һәм батырлыгын тагын бер кат раслап үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашу турында контракт төзешә. Аның бу адымы – илгә хезмәт итүгә, аның иминлеге сагында торуга багышланган гомер юлының чираттагы мөһим этабы иде. Яхшы хезмәте өчен яугир “Махсус хәрби операция”, “Ил алдында күрсәткән батырлыгы өчен” генерал Шәйморатов медальләре белән бүләкләнә. 2025 елның 15 маенда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Һәлак булганнан соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнә. Бу хакта тулырак – киләсе санда.