ИГЕНЧЕ
+29 °С
Облачно

Якыннарының якты истәлеге булып алмагачлар шаулап үсәр

19 майда  район үзәгендәге  “Урожай”  стадионында махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклап, изге антларына ахыргача тугры калган һәм батырларча һәлак булган якташларыбызның якыннары, туганнары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, “Ватанны яклаучылар” дәүләт фонды вәкилләре,  волонтерлар, Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы студентлары “Бакча – буыннар элемтәсе” Бөтенрусия акциясендә катнашты.

Якыннарының якты истәлеге булып алмагачлар шаулап үсәрЯкыннарының якты истәлеге булып алмагачлар шаулап үсәр
Якыннарының якты истәлеге булып алмагачлар шаулап үсәр

      Алар бердәм һәм актив булып биредә 30 төп төрле сортлы алмагачлар утыртты. Үсентеләр   махсус хәрби операциядә    һәлак булган якташларыбызның якыннары, туганнарының  ирекле рәвештә иганәчелек ярдәме белән  сатып алынган.        Әлеге акция  2023 елдан башлап ел саен 19 майда уздырыла. Аның оештыручылары – Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Мәскәү шәһәренең "Благовест" социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга ярдәм итү фонды. 2026 елда елда Башкортстан Республикасында акциянең кураторы итеп Ватанны саклаучылар гаиләләренең Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Алина Олеговна Серафимова билгеләнде. 2026 елда акция “Бакчалар утыртабыз – Җиңүне якынайтабыз!” девизы белән уза.      “Бүген бирегә һәлак булган якташларыбызның әниләре, тол хатыннары, балалары алмагачлар утыртырга дип җыелдык. Бу мәйданчыкны без очраклы гына сайламадык: ул – спорт мәйданчыгы, анда балаларны савыктыру чаралары узып тора һәм бу буыннар күчәкилешлеге турында сөйли.  Биредә спорт белән шөгыльләнүче яшь буын киләчәктә өлкән буын вәкилләре утырткан агачларга карап сокланыр. Язын бу алмагачлар чәчәкләре, көзен җимешләре белән райондашларыбызны сөендерер,  дип ышанабыз. Безнең чакыруыбызны кабул иткән, бу акциягә кушылган һәм үсентеләр алуда ярдәм иткән барысына да аерым рәхмәт белдерәсем килә. Битараф булмаган һәммәсенә дә зур рәхмәт”,  –  диде “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторы Резеда Зәкәрия кызы Ильясова.      “Май аеның шундый ямьле көнендә Чакмагышта Резеда Зәкәрия кызы оештыруында  агач утырту акциясендә катнашырга килдек. Минем абыем  Рәмзил Айрат улы Әһәлетдинов 2023 елның 1 апрелендә контракт төзешеп хәрби хезмәткә китте. Без гаиләдә 4 бала үстек. Ул РайПО системасында водитель булып эшләде. СВОга үз теләге белән китте. Бик ярдәмчел, уңган, ачык күңелле, тырыш иде. Ул безнең зур терәгебез һәм таянычыбыз булды. Без аны бик юксынабыз һәм сагынабыз. Бу акциядә СВОда һәлак булган барлык солдатларның каһарманлыгы шушы агачларда хәтер булып саклансын, дип зур теләк белән катнаштым.  Шушы агачлар матур итеп үсеп, җимешләр бирсен һәм безне сокландырып торсын. Якыннарыбыз  һәрчак хәтерләребездә яши, алар мәңге онытылмаячак. Тизрәк махсус хәрби операция тәмамлансын һәм илебезлә тынычлык урнашсын иде”, – дигән теләкләрен җиткерде Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырлар истәлегенә агачлар утырту  акциясендә зур теләк белән катнашучы Рәзилә Ситдикова.      Һәр  агач  –  тере һәйкәл, рәхмәт һәм буыннар элемтәсе символы. Әлеге алмагачлар яугирләребез  якты истәлеге булып, шаулап үсәр.  Алар турындагы якты истәлек, батырлык символы  шушы агачларда тере хәтер булып яшәр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас