ИГЕНЧЕ
+15 °С
Облачно
ВСЁ ДЛЯ ПОБЕДЫ
1 Июня , 09:16

"Север" пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә хезмәт итә

Батыр яугир якташларабыз махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итә. Шундый кыю ир-егетләр булганда, безнең илебездә бердә-бер көнне көтеп алынган тынычлык урнашыр.

"Север" пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә хезмәт итә"Север" пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә хезмәт итә
"Север" пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә хезмәт итә

“БПЛА белән идарә итү – балачак хыялым”, – ди Чакмагыш районының Юмаш авылында туып үскән “Север” позывнойлы егет.     Сергейны  кыска вакытлы ялга кайткан беренче көне. Без аны Чик сакчыларына багышланган тантаналы митингта “эләктереп алдык”. Бирегә ул хөрмәтле кунак булып чакырылган иде. Форсаттан файдаланып, аның белән әңгәмәләшеп алдык.   –       Әйтегез әле, Сезне махсус хәрби операциягә юнәлергә нәрсә этәрде? –      БПЛА белән идарә итү – балачак хыялым. Башкортстан аграр-технология колледжында мастер һөнәрен үзләштергәннән соң вахта ысулы белән эшләп йөрдем. Махсус хәрби операция башлану белән күңелем кушу буенча 2023 елның май аенда  контракт төзеп, “Башкортстан” полкына кушылып, илебез мәнфәгатьләрен якларга юлландым. –      Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә кайда өйрәндегез? –      2024 елның ноябрь аенда Ижауда өч атна пилотсыз очкыч аппаратлары белән идарә итәргә укыдым, аннары  288нче аерым пилотсыз системалар полкында  хезмәт итә башладым. “Башкорстан” полкында булганда “тимер кошлардан” бик күп качарга туры килде. Хәзер мин алар белән үзем идарә итәм”, – ди йөзенә горурлык хисләре чыккан яугир. –      Гаиләң, якыннарың синең теләгеңне ничек кабул итте?   –       Минем гаиләм, Авыргазы районында. Ул якларга уңышлы барып кайткан идем”, – дип шаярды әңгәмәдәшем. Анда мине бүгенге көндә яраткан тормыш иптәшем Ольга һәм 14 яшьлек улым Дима белән 10 яшьлек кызым Диана көтә. Әлбәттә, башта бу яңалыкны ишетү аларда каршылыклы хисләр уятты. Әмма, аннары әти-әнием дә, тормыш иптәшем дә минем бу җиңел булмаган адымны хуплады һәм бүгенге көнгә кадәр алар миңа көч биреп тора.   –       Бүген синең бурычларың ниләрдән гыйбәрәт?   –      Пилотсыз очкычлар разведкадан алып, һөҗүм итүгә һәм штурм төркемнәрен озата баруга кадәр бурычларның киң даирәсен үтибез. Ерактан торып эшлибез, тәүлек әйләнәсенә блиндажларда утырып, штурмлаучылар өчен юлларны чистартабыз. Артиллерия утын корректировкалау, шартлаткычлар ташлау, дошманның идарә пунктларын эзләү белән шөгыльләнәм. Махсус хәрби операциядә озаграк хезмәт иткән саен, гражданкада үзеңне табу катлаулырак. Батыр яугирнең бик күп бүләкләре бар. Алар арасында: “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Шәйморатов”, “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” медале, “Хәрби батырлыклары өчен” медальләре бар. Сергейга Җиңү белән туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуын телибез. Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Пилотсыз системалар гаскәрләренә 122 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас