

Якташларыбызның хәрби хезмәт шартларын бераз җиңеләйтергә, аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә теләүчеләр, шөкер, бихисап. Егетләребезгә шушы ярдәм белән туган ягыбызның ямен, тәмен тоеп хезмәт итәләр. Бу изге эштә районыбызның яшьләре дә, өлкән кешеләре дә сәламәтлекләрен дә, вакытын да кызганмый. Алар район халкы белән бергә фронтка ярдәм итә, җиңү көнен якынайтырга тырыша. Егетләр үзләренең ялгыз түгел икәнен, аларга ярдәм итүләрен, аларга ышануларын һәм аларның артында ышанычлы нык тыл бар икәнен тоеп торырга тиешләр. “Алар бит – безнең егетләр! Аларны тагын кем яклар? Солдатларны җаннарыбыз һәм йөрәкләребез җылылыгы җылытыр, рухларын ныгытыр һәм тиз арада җиңүгә илһамландырыр, дип өметләнәм”, – ди яугирләргә кул җылысын бүләк итүче Гайникамал Муллаян кызы Байбакова. Сугыш чоры баласы турында гәзитебез битләрендә язган идек инде. Шуны өстәп әйтәсә килә, изге йөрәкле Гайникамал апа Бөек Җиңүнең 81 еллыгы көнендә дөньяга килгән. Әйткәндәй, 9 май көнне ул үзенең күркәм юбилеен билгеләп үте – аңа 85 яшь тулды. Гайникамал Муллаян кызын котларга балалары, туганнары, оныклары җыелды. Ул Аскын районы Сөеш авылында туып үскән. Аңа 40 көн булганда әтисе фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган, Сталинградта хәбәрсез югалган. Тормыш иптәше Әдип абзый белән алар өч кыз үстерәләр. Чакмагышта йорт тергезеп, утыз елга якын матур, парлы гомер кичерәләр, барлык-муллыкка хәләл көчләре белән ирешәләр. Гайникамал Муллаян кызы механика заводында самолет двигательләренә детальләр эшләде. Әдип Газизҗан улы Чакмагыш юл-төзелеш участогында тракторчы була. Гайникамал апаның зур куанычы – өметле картлыгы булып алты оныгы, дүрт оныкачы буй җиткерде. Гайникамал Муллаян кызын хөрмәт итәләр. Шушы яшенә кадәр аның җәмәгатьчелек тормышыннан аерылганы юк. Егерме елга якын үзешчән сәнгатьтә кайнап яши, үзәктәге мәдәният йортында вокал төркемдә шөгыльләнеп, концерт-кичәләрдә катнаша. Ул алдынгы карашлы кеше, илдәге һәм райондагы хәл вакыйгалар белән танышып бара. Авырлыкларны күп күргән сугыш чоры баласы илебез халкына килгән зур сынауны йөрәге аша үткәрә, махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезнең җиңеп кайтуларын теләп догалар кыла, оекбашлар бәйли. “Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, дога кылып эшлим. Минем җанымның һәм кулларымның җылысы яугирләргә ярдәм итәр, дип ышанам”, – ди ул.