

Денис Юрьевич Рязань шәһәрендә хәрби очучы гаиләсендә туган. Бала чагыннан ук аның тормышы күк һәм армия белән тыгыз бәйләнгән булган. Ул Уфада мәктәпне яхшы билгеләр белән тәмамлый һәм династиясен дәвам итеп, Уфа югары хәрби авиация училищесына укырга керә. Аның осталык югарылыгына ирешү юлы җиңелләрдән түгел: училищеның таркалуы, Сызраньга күчерү... Ләкин кыенлыклар аның характерын чыныктыра гына. Училищены ул алтын медаль белән тәмамлый. 2000 елдан аның хезмәте илебезнең иң яхшы хәрби әзерлек үзәкләрендә – Торжоктан алып Липецкига һәм Мәскәүгә кадәр уза. Ул үз осталыгын даими камилләштереп тора. 2014-2016 елларда Жуковский һәм Гагарин исемендәге абруйлы хәрби-һава академиясендә укыган. Ләкин ныклыкка чын тикшерү соңрак килде. 2022 елның февраленнән Денис Юрьевич махсус хәрби операциядә катнашты. Ка-52 «Аллигатор» хәрби вертолетында ул 500 дән артык хәрби очыш ясаган. Бу бик зур йөкләнеш, югары һөнәри осталык кына түгел, корыч нервларны да таләп итә. Хезмәт вакытында Денис Юрьевич 9 Майда Җиңү Парадында 3 тапкыр катнашкан, бер төркем вертолетлар белән Мәскәүнең Кызыл мәйданы өстеннән очкан. Аның Русия Герое исеменә лаек булган батырлыгы 2023 елның июнендә була. Берничә көн буена аның вертолеты, дошман ПВОсы тарафыннан бәреп төшерелү куркынычы тудырып, бик түбән биеклекләрдә сугылу районына килеп чыкты. Ул ВСУ бронетехникасы колонналарына һөҗүм итте. Аның төгәл эшчәнлеге нәтиҗәсендә дошманның 17 берәмлек техникасы, шул исәптән 5 танкы һәм 7 хәрби бронемашинасы, шулай ук 50 гә якын тере көч юк ителде. Әлеге каһарманлыгы һәм хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Русия Федерациясе Президентының 2023 елның 31 июлендәге Указы белән полковник Денис Чернавинга Русия Федерациясе Герое исеме бирелде. Ләкин Денис Юрьевич ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый. Ул укуын һәм үсешен дәвам итә. «Геройлар вакыты» президент программасының катнашучысы булып тора, аның тәҗрибәсе илебезнең киләчәге өчен кирәклеген аңлый. Чарада катнашучылар – Иске Калмаш авылы биләмәсе башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова, мәктәп директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов, районның әфганчы яугирләр җәмгыяте рәисе, әфган сугышы ветераны Рамил Рәшит улы Йосыпов сүз алып, мондый очрашуларның яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә олы әһәмияткә ия булуын билгеләп, геройга очрашу өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашу барышында Денис Юрьевич зур ихласлык белән үзенең тормыш юлы белән уртаклашты. Ул Рязаньда хәрби хезмәткәр гаиләсендә туып, Уфада мәктәпне тәмамлагач, язмышын армия авиациясе белән бәйләве турында сөйләде. Кунак үзенең бөтен Русия буйлап – Калининградтан Куриль утрауларына кадәр үткән һәм аңа күп кенә типтагы хәрби вертолетларны үзләштерергә мөмкинлек биргән хезмәтен җентекләп тасвирлады. Хәрби бурычларны герой шулай ук ачыктан-ачык хәрби хезмәтнең авырлыгы, командирның намуслылыгы һәм ышанычлылыгының әһәмияте, шулай ук аның өчен Герой исеме – ул, барыннан да элек, аның янында сугышкан һәм һәлак булганнар алдында зур җаваплылык булуы турында бәян итте. «Мин Чакмагыш районында беренче тапкыр. Сездә бик ошады һәм мондый сәфәрем соңгысы түгелдер, дип ышанам. Яшь буын вәкилләре белән җылы аралаштык, сораулар бирделәр. Аларның шактый актив булуы сөендерде. Мөмкин булганча, киләчәктә дә мондый очрашуларга килергә тырышачакмын. Герой булуда – иң мөһиме үзең булып калу. Иң мөһиме – авырлыкларны үтү, мактанмау, масаймау, намуслы булу һәм үзеңә, үз принципларыңа тугры калу. Шулай ук герой булып танылу – ул, әлбәттә инде, ышаныч, минем белән бәйле өметләр – кешеләрнең ышанычын аклау һәм уңайсыз хәлгә куймау. Булачак Ватан скчылары иң мөһиме – үз гаиләләрен, кече Ватанын, үз ишегалларын, үз урамнарын, үз бистәләрен, шәһәрләрен, үз иленяратырга тиеш, дип уйлыйм. Үз тарихыңны белергә кирәк, чөнки безнең тарихыбызда таянырлык, горурланырлык бик күп нәрсәләр бар, анда тәҗрибә бик күп һәм моннан файдаланмау мөмкин түгел. Безнең каһарман халкыбыз, искиткеч бөек тарихыбыз, безнең бөек илебез бар һәм без моны белергә бурычлы. Ватаныбызның булачак сакчыларына мин үз иленең казанышлары, үз ватандашлары белән горурлана белүләрен теләр идем. “Ир-ат” сүзенең нәрсә икәнлеген аңларга кирәк. Әгәр алар үз Ватанын яратсалар – мөгаен, патриотлык шушыдыр, минемчә. Ватанпәрвәрлек – ул ниндидер бер мизгелдә Ватанны яклау гына түгел. Ул вакытта бит сугыш бетсә, патриотлык сүзе дә бетәчәк. Ватанпәрвәрлек миңа үз илеңне һәм Ватаныңны яратуда, бәяләүдә һәм горурлануда кебек тоела. Әгәр дә ниндидер чорда илгә ярдәм һәм яклау кирәк булса, минем уйлавымча, алар дөрес эшләячәк, чын патриотлар кебек эшләячәк. Ә тормышта яшьләргә уңышлы булырга телим. Тик аларның бу уңышы акча һәм финанслар белән генә үлчәлмәсен, ә алар нәрсәгәдер ирешеп уңышлы булсын иде. 20, 30, 40 елдан соң алар артка борылып карап: “Менә моны мин төзедем! Менә моны мин эшләдем!” – дип әйтерлек, аларда кешеләр хөрмәте булсын өчен. Минемчә, менә болар – уңышның төп критерийлары булырга тиеш. Иленең үсешенә өлеш кертүче, лаеклы һәм намуслы яшәүче, лаеклы хезмәт хакы өчен көндәлек хезмәтен башкаручы, үз гаиләсен лаеклы тәэмин итә алучы кеше – менә бу без омтылырга тиешле иң мөһим нәрсәләр. Шуңа күрә балаларның кызыксынучан булуларын, бераз фантазер да булуларын телим. Әлеге яшь буын безнең илебезне алга этәрсен, дөньяны һәм кешелекне үстерсен, аларга яшәү кызык булсын, аларның һәркайсы үзен, үз һөнәрен шатланып һәм яраткан эшенә тулысынча бирелеп тапсын, кулланучылар җәмгыятенә әверелмәсен, дип телим. Халкыбызга хас булган бу кызыксынучанлык чаткыларының беркайчан да сүнмәвен, тирә-ягыбызга барлык дөньяны җыюны, кыйммәтләребезне, яхшылык һәм яманлык, гаделлек, мәрхәмәтлелек турында аңлавыбызны дәвам иттерүебезне телим”, – диде чара кунагы – Русия Федерациясе Герое, полковник Денис Юрьевич Чернавин, булачак Ватан сакчыларына матур теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткереп. Яшүсмерләр Русия Героен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм бик күп сораулар бирделәр. Чара кунаклар һәм анда катнашучыларның авылның Җиңү паркында Билгесез солдат һәйкәле янына чәчәкләр салу һәм герой белән күмәкләп фотосүрәткә төшү белән тәмамланды. Мондый очрашулар, әлбәттә, эзсез узмый. Ә инде хәзерге малайлар һәм кызлар олыгайгач чын Герой белән төшкән фотоларны үз балаларына, оныкларына горурлык хисләре белән күрсәтерләр. Герой белән очрашу, аның хәрби каһарманлыгы турындагы хикәясе балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә таң калдырды һәм аларга чын батырлык үрнәге булды. З