ИГЕНЧЕ
+15 °С
Облачно
ВСЁ ДЛЯ ПОБЕДЫ
1 Июля , 11:11

1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне

Алар һәрчак безнең күңелләрдә 1 июльдә Русиядә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.        

1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне

2009 елдан башлап әлеге бәйрәм “Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алу һәм кайгы көне” дип атала. Әлеге дата безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.      Бу Русия өчен көрәшкән, сугышларда һәм кораллы конфликтларда Ватанны саклау өчен үз бурычларын үтәүче барлык кешеләрне искә алу көне. Бу көн – үз иленнән читтә хәрби хезмәт бурычларын үтәгән русиялеләргә тирән хөрмәт билгесе, үз тормышларын куркыныч астына куеп, тугандаш халыкларга үз дәүләтләренең иреген һәм бәйсезлеген сакларга ярдәм иткән кешеләр алдында баш ию символы.    Истәлекле көн хөрмәтенә район үзәгендәге Җиңү паркында мәңгелек утка һәм махсус хәрби операциядә, локаль бәрелешләрдә һәм башка кораллы конфликтларда катнашучылар һәйкәленә  чәчәкләр салынды.    Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, әфганчы ветераннар оешмасы рәисе Рамил Йосыпов,   гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучы-оештыручысы Руслан Гыйрфанов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, МХОда улларын югалткан ата-аналар,  яшь армиячеләр катнашты.        “Бу көнне Ватаныбызны, илебезне, безне намус белән саклаган кешеләрне искә алуыбыз бик мөһим, аларның күбесе чит җирләрдә башларын салган. Без аларны беркайчан да онытмабыз, һәрвакыт хәтеребездә сакларбыз. Күркәм традиция алга таба да дәвам итәр, дип өметләнәбез. Бу – безнең өчен хөрмәт билгесе, ә яшьләргә патриотик тәрбия бирү ягыннан үрнәк булып тора. Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларда катнашучылар, сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим”, – дип тантаналы митингка җыелучыларга мөрәҗәгать итте Светлана Фларис кызы Шакирова.        Ахырда хәрби хәрәкәтләрдә илебез иминлеге өчен башларын салган якташларыбызның якты истәлеген бер минут тын торып искә алдылар.

1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас