

Шушы көннәрдә алар өчен үзләре һәм якыннары турында кайгыртуның мөһимлеген аңларга ярдәм итү максатында чираттагы илһамландыргыч чара оештырылды. Ул сәламәтлек һәм стресслар турында булды. Мини-тренинг барышында стрессның сәламәтлеккә ничек йогынты ясавы һәм аны ничек җиңеп чыгу турында фикер алыштылар. Чара барышында шулай ук гаиләдә энергия һәм гармонияне саклауның гади, әмма нәтиҗәле ысулларын карадылар. Аннары барысы бергә кызыклы күнегүгә җәлеп ителде – ресурс карталарын төзеделәр. Бу һәркемгә авыр моментларда нәкъ менә нәрсә көч һәм ярдәм биргәнен һәм аларны сизүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте. Ахырда өемле мандала (түгәрәк) ясадылар. Бу иҗади момент күңелле процесс кына түгел, ә гади әйберләрдә матурлык һәм тынычлык эзләү кирәклеген искә төшерү дә булды. Якыннарының СВОдан кайтуларын көтүчеләрнең барысына да түземлек телибез. Яугирләребез тизрәк исән-сау өйләренә кайтсын, җир йөзендә тынычлык урнашсын.