+15 °С
Облачно


Бу көн туган тамырларын онытмаучы һәм кече Ватанының киләчәге өчен янып яшәүче авыл халкын һәм шушы авылдан чыккан якташларны берләштерде. Бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы геройларны горурлык белән хөрмәтләделәр, фронтка ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Хезмәтләре һәм ярдәмнәре белән авыл үсешенә өлеш керткән актив кешеләрне, иганәчеләрне бүләкләделәр. Популяр җырчылар, якташлар, сәхнә осталары башкаруында концерт номерлары һәм төрле спорт ярышлары күркәм чараның чагу бизәге булды. Бу хакта тулырак – киләсе санда.