ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно
ВСЁ ДЛЯ ПОБЕДЫ
3 Августа , 10:03

Яугир якташыбыз парлы булды

Районыбызда тагын бер матур гаилә барлыкка килде Яңа Коты авылыннан «Дон» позывнойлы хәрби сөйгәне Сөмбел белән гаилә корды. Яшьләрне узган шимбә көнне районыбызның ЗАГС бүлегендә муниципаль  район  хакимияте башлыгы Реканс  Фәнил улы Ямалеев тәбрик итте.

Яугир якташыбыз парлы булдыЯугир якташыбыз парлы булды
Яугир якташыбыз парлы булды



Яугир  өлешләтә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән үк Ватанны саклауга баскан. Ул Жуков һәм «СВОда катнашучыга» медальләре белән бүләкләнгән.
Яугир якташыбыз Данис Данил улы Шәяхмәтов махсус хәрби операция башланган көннән бирле алгы сызыкта. Ул батыр яугир генә түгел, ә үзенең кече Ватанының олы патриоты да.
“Дон” позывнойлы батыр якташыбыз Иске Чупты авылында туып үсә. Яңа Коты урта мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан аграр-технология колледжы филиалында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 2019 елда чын ир-егет буларак, Русия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә юл тота. Аннан кайткач, ике ел дәвамында “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалында механизатор булып эшли.
Артабан Данис язмышын хәрби хезмәт белән бәйли. Махсус хәрби операция башлану белән иптәшләре белән беррәттән илебез сагына баса. Әти-әнисе аның бу карарына бик борчыла. Әтисе Данил Җәвит улы да авыл хуҗалыгында эретеп-ябыштыручы булып эшли. Әнисе Миләүшә ханым – хуҗабикә. Алар гаиләдә алты бала, Данис – иң өлкәне. Бүгенге көндә ул әти-әнисе, биш кече туганының терәге һәм горурлыгы.
      “Без – чакмагышлылар, бирешмибез!”, – ди Запорожьеда хезмәт иткән “Дон” позывнойлы көчле рухлы якташыбыз. Менә инде дүрт ел дәвамында ул илебез мәнфәгатьләрен яклый. Елына ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайта.   Әле дә туган ягына кайтып, Борай районы чибәре  Сөмбел белән йөрәкләрен бербөтен итеп бәйләгәннәр. Сөмбел башкалабыз Уфада табиб-инфекционист булып эшли.  Яшьләргә туганнары, якыннары иң изге теләкләр җиткерде.  Батыр йөрәкле яугирнең тизрәк Җиңү яулап, туган ягыбызга бөтенләйгә исән-имин әйләнеп кайтуын телик!

 

Яугир якташыбыз парлы булды
Яугир якташыбыз парлы булды
Яугир якташыбыз парлы булды
Автор:Гульназ Хафизова
Читайте нас