ИГЕНЧЕ
+16 °С
Облачно
ВСЁ ДЛЯ ПОБЕДЫ
3 Августа , 07:07

    Яугирләргә ярдәм – игътибар үзәгендә

   Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – Башкортстан Республикасы хакимияте өчен төп бурыч булып тора. Республика  Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Мөрәҗәгатьнамәсенең асылы булган “Барысы да Җиңү өчен” дигән төп өндәве бүген дә көнүзәк булып яңгырый. Районыбызда да бу юнәлешкә аеруча олы игътибар бирелә, яугирләребез һәм аларның гаиләләре һәрчак игътибар үзәгендә.            

Яугирләргә ярдәм – игътибар үзәгендәЯугирләргә ярдәм – игътибар үзәгендә
    Яугирләргә ярдәм – игътибар үзәгендә

  

 
 
         
         Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында  районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга,  ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм комиссиясе әгъзаларының  киңәшмәсе узды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Азат Рамил улы Бикмөхәммәтов, “Ватанны яклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторы Резеда Зәкәрия кызы Ильясова, «Русиядә эш» кадрлар үзәгенең район буенча  җитәкчесе Айдар Гали улы Зәйнетдинов, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, райондагы Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова, шулай ук   социаль  фонд, эчке эшләр бүлеге,  яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты җитәкчеләре һәм   вәкилләре һәм башкалар катнашты.
         Чарада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтү, хәбәрсез югалган яугирләрне эзләү эшчәнлеген оештыру, махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, шул исәптән һәлак булганнарның балаларына белем бирү һәм тәрбия процессын оештыру,  махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды һәм алар буенча фикер алышынды.
         Яугирләр һәм аларның якыннары нинди дә булса сораулары барлыкка килгәндә һәм ярдәм кирәк чакта һәрвакыт “Ватанны яклаучылар” дәүләт фондының райондагы социаль координаторы Резеда Зәкәрия кызы Ильясовага һәм алда санап үтелгән учреждениеләргә мөрәҗәгать итеп, тиешле ярдәм ала. Бу җәһәттән төрле структуралар җитәкчеләре һәм вәкилләре бердәм хезмәттәшлек итә.   Иң мөһиме – алгы сызыктан кайткан һәркем һәм геройның  гаиләсе нинди генә хезмәткә мөрәҗәгать итмәсеннәр, анда һәрвакыт ярдәм итәчәкләрен белергә тиеш.  Комиссия әгъзалары ярдәм һәрьяклы, адреслы булсын һәм беркем дә игътибарсыз калмасын өчен хезмәттәшлекне тагын да ныграк көчәйтергә килеште.
 
         “Бу эшчәнлекне артабан дәвам итәчәкбез. Барыгызга да үзегезнең төп эшегездән тыш, яугирләребезгә һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт.  Бердәм һәм бергә булганда гына без көч! Махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын иде һәм яугирләребез  Җиңү белән   исән-сау  гаиләләре янына  кайтсын өчен без аларны тыныч тормышка әзерләргә тиеш”, – диде муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, киңәшмәгә йомгак ясап.
 

 
      

Яугирләргә ярдәм – игътибар үзәгендә
Яугирләргә ярдәм – игътибар үзәгендә
Яугирләргә ярдәм – игътибар үзәгендә
Яугирләргә ярдәм – игътибар үзәгендә
    Яугирләргә ярдәм – игътибар үзәгендә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас