ИГЕНЧЕ
+24 °С
Облачно
ВСЁ ДЛЯ ПОБЕДЫ
12 Августа , 05:40

36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды

Республика, шул исәптән районыбыз махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы якташ яугирләр турында даими хәстәрлек күрә. Ай саен диярлек чакмагышлылар җыйган барлык кирәкле әйберләрдән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм формалаштырыла һәм җибәрелә. Шушы көннәрдә  районнан шундый чираттагы гуманитар йөк юлга чыкты. Аны муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарәчесе Радик Әмирханов, Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзир Мөхәммәдиев, водитель Руслан Рәхимов  озата китте.

36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды



 Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Шушы көннәрдә чакмагышлылар яугир-якташларыбызга  чираттагы гуманитар ярдәмне озатты. Илебез мәнфәгатьләре хәл ителгән әлеге операциягә битараф булмаган төрле яшьләрдәге райондашларыбыз,  районыбыз оешма-учреждениеләре вәкилләре, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәм күрсәтү теләген белдереп, бу изге эштә актив катнаша. Алар өчен кыска гына вакыт эчендә төрле транспорт чаралары (УАЗ, Нива, өч ВАЗ автомобиле,  мотоцикллар) генераторлар, маскировкалау челтәрләре, азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, шулай ук башка кирәк-ярак әзерләп җибәрелде.
Көмеш волонтерларыбызның ярдәм итә башлауларына да бик күп вакыт үтте инде. “Их, икеләнеп торганчы, мин дә баштарак тотынган булсам, күпме эшләр башкарган булыр идем, күпме ярдәмем тигән булыр иде  егетләребезгә”, – дигән чаклары аз түгел апаларның. Тиз дә җитез дә бит алар. Волонтёрлар штабында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы игетләребезгә маскировка челтәрләрен үрү буенча эшчәнлек бер минутка да тынып тормый. Алар әлеге гуманитар йөк белән алгы сызыкка озатылды. “Теләктәшлек белдерүчеләребез гел артып торсын иде, бу бик саваплы эш, туктамасын, дәвам итсен, – ди алар. –Рәхмәт ярдәмчел кешеләргә, әлеге эшләрне башкарырга кирәкле бөтен әйберне китереп, юнәтеп торалар”.
Иң мөһиме, афәтләр бетсен, дөньялар тынычлансын! Егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Ихластан әзерләнгән ризыклар егетләребезгә барып җитсен! Гуманитар йөкне озата баручыларга хәерле юллар телик.
Лиана Ханмурзина.

36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
36нчы гуманитар йөк юлга кузгалды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас