

Кызганыч, араларында яу кырларында башларын салган райондашларыбыз да бар. Алар илебез бәйсезлеге өчен гомерләрен корбан итте. Бүген Чакмагыш хәрби комиссариатында махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган якташларыбызның якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хәрби комиссар Марсель Марс улы Рәфыйков Линар Ингел улы Әминев, Марсель Фидус улы Асманов, Фидан Финат улы Гуссамовның якыннарына, балаларына газизләре лаек булган Батырлык орденнарын тапшырды. “Безнең егетләр үзләренең батыр, тәрбияле икәнлекләрен күрсәттеләр һәм илебез өчен иң авыр минутларда аны якларга дип алгы сызыкка киттеләр. Безнең өчен алар мәңгегә герой булып калачак. Алар турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Сезгә зур сабырлык, сәламәтлек телим. Сез – балаларыгыз һәм якыннарыгыз өчен терәк. Яугирләребезне беркайчан да онытмаячакбыз, безнең максат һәм бурычыбыз – аларның истәлеген мәңгеләштерү”, – диде муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, һәлак булган яугирләрнең якыннарына мөрәҗәгать итеп. “Безнең әтиебез яхшы кеше иде. Ул безнең өчен һәрвакыт гаиләбез терәге булды, һәрчак барыбызга да ярдәм итте. Без аны бик нык яратабыз һәм һәрвакыт аның белән горурланачакбыз. Бу бүләк безнең өчен аның якты истәлеге булып сакланачак, без әтиебезне бервакытта да онытмаячакбыз”, – диде батыр якташыбыз Фидан Финат улы Гуссамовның балалары Тимур, Артем һәм Самира. Якташларыбызның данлы исемнәре чал тарихта, күңелләрдә мәңге сакланыр. Аларның каһарманлык рухы туган җиребезнең данлы тарихи битләрендә мәңге яшәр! Тыныч йоклагыз, егетләр. Батырлыгыгыз киләчәк буыннарга да үрнәк булыр.