ИГЕНЧЕ
+16 °С
Яңгыр
ВСЁ ДЛЯ ПОБЕДЫ
17 август , 06:09

Якташыбыз – чын батырлык үрнәге

Каран авыл клубында “Үзебезнекеләр  мәдәнияттә” («СВОи V культуре»)  республика проекты кысаларында «Геройлар безнең арада яши» дип аталган батырлык сәгате узды.

Якташыбыз – чын батырлык үрнәгеЯкташыбыз – чын батырлык үрнәге
Якташыбыз – чын батырлык үрнәге


         Очрашу кунагы – махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта алган җәрәхәтеннән соң тернәкләнүдә булучы якташыбыз булды. Әлеге чараның төп максаты – иң мөһим кешелек һәм гражданлык кыйммәтләре: батырлык, хәрби бурыч, ныклылык һәм үз Ватаныңа риясыз мәхәббәт турында әңгәмә. Яугир – Русиябезнең чын герое һәм батыры, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүе,  хәрби көнкүреш, шулай ук алгы сызыкта сакчыларыбыз көн саен очраша торган сынаулар һәм авырлыклар турында сөйләде.
         “Безгә килергә вакыт тапканы өчен, аның кыюлыгы һәм батырлыгы өчен чын күңелдән  тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Аның ныклылыгы – безнең һәрберебез өчен чын үрнәк! Героебызга тизрәк көч җыюын, ныклы сәламәтлек һәм тулысынча савыгуын телибез”, – дигән теләкләрен җиткерде чараны оештыручылар.
 

Якташыбыз – чын батырлык үрнәге
Якташыбыз – чын батырлык үрнәге
Якташыбыз – чын батырлык үрнәге
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас