+22 °С
Облачно


Аны җыюга барлык чакмагышлылар дәррәү кушылды. Гуманитар йөкне муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарәчесе Радик Әмирханов, Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзир Мөхәммәдиев, водитель Руслан Рәхимов илтеп кайтты. Район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеевның социаль челтәрләреннән билгеле булуынча, алар гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасына исән-сау илтеп тапшырып, егетләрнең хәлен белеп, кире әйләнеп кайткан. Яугир якташларыбыз барлык район халкына рәхмәт әйтеп, кайнар сәламнәрен җиткергән.