ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 сентябрь 2021, 12:39

Һәммәбезгә дә өлге ул

Сентябрь башында төркемебездә игълан ителгән “Супер Нәнәй” конкурсында катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы шатландыра. Нәнәйләр шәхсән үзләре генә түгел, ә аларның балалары һәм оныклары тәкъдим итеп редакциягә хат юллап җибәрүләре икеләтә сөенечле. Чираттагы конкурсантыбыз турындагы белешмәне дә безгә Тайняш авылыннан балалары һәм оныклары язып җибәргән.

“Безнең әниебез һәм нәнәебез Рифа Риф кызы Мөхәмәтдинова Тайняш авылында яши, аңа 57 яшь. Алар әтиебез Зиннәт Нәгъбәс улы белән тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып тату, бәхетле гомер кичерәләр, 6 оныклары өчен җан атып торалар. Әниебез һәм нәнәебез ихата тутырып матур чәчкәләр үстерә, безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый, балалары, оныклары өчен иң якын һәм кадерле кеше. Без аңа карап сокланабыз, үрнәк, яшәү көче алабыз”.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: