ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 Май 2022, 10:25

Халык иҗатының чишмә башы

Үткән шимбәдә районның барлык китапханәләре “Библиотөн-2022. Традиция буенча” дип исемләнгән XI Гомумрусия акциясенә кушылды.

Халык иҗатының чишмә башы
Халык иҗатының чишмә башы

Быел илдә билгеләнгән Русия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елына багышлап үткәрелгән бу акция чикләрендә Тайняш авыл китапханәсендә китапханәче һәм анда килгән ике дистәдән артык төрле яшьтәге китап укучылар балалар фольклоры иленә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Әдәби-белемне арттыру сәяхәтенең тәүге минутларында алар “фольклор” сүзенең асылын ачыклап, аның инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “телдән сөйләнә торган халык иҗаты” дигән төшенчәне аңлатуын, аның нигезендә әкиятләр, уеннар, табышмаклар, әйтемнәр һәм мәкальләр, җырлар булуын белделәр. Артабан үзләре белгән мәкаль-әйтемнәрне исләренә төшереп, аларның мәгънәсен аңлаттылар, “Халык мәдәниятенең чишмә башы” дип исемләнгән күргәзмә-экспозиция белән таныштылар. Артабан Диана Маннанова алмаз мозаикасы техникасында эшләнгән картиналары турында сөйләде. Чара барышында шулай ук кул эшләре остасы булган якташлары Юлия Фәтхетдинованың биографиясе һәм иҗат җимешләре белән таныштылар. Ул осталык сәгате дә үткәрде. Аның дәвамында чарада катнашучылар кул эше өчен материал, рәсем-схемалар сайларга өйрәнделәр һәм шул алган белемнәрен практик занятиедә ныгыттылар. “Картәниләребезнең уеннары һәм җырлары” дип исемләнгән фольклор сәгатендә өлкәннәр китапханәче Гүзәл Ханова белән бергәләп кече яшьтән үк таныш “Ай былбылым”, “Су буйлап”, “Рәйхан” җырларын искә төшерделәр. Тамара Хәмидуллина үзе иҗат иткән “Су юлы” шигырен дә укып ишеттерде. Гармунда уйнап һәм халык уеннарында катнашып балалар да үз осталык-сәләтләрен күрсәттеләр. Чара барышында шулай ук кич утырганда барлыкка килгән халык йолалары һәм күңел ачулары турында да сөйләштеләр. “Библиотөн” күмәк җыр башкару белән тәмамланды – бу әлеге чараның бәйрәм рухын һәм кәеф күтәренкелеген тагын да арттырып, аны күңелле һәм истәлекле ял мизгелләре булып күңелләргә кереп калуна булышлык итте.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: