ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 июнь 2022, 16:40

Русия көненә багышлап

Русия көне алдыннан Рәҗәп авылы китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе   Гөлнур Галимова яшь китап сөюче дуслары өчен  “Русия – минем Туган илем!” дип исемләнгән ватанпәрвәрлек дәресе үткәрде.

Русия көненә багышлап
Русия көненә багышлап

 Китапханәче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә безнең гүзәл һәм зур илебез, аның бөек тарихы турында сөйләде. Чара барышында балалар шулай ук Русиягә багышланган шигырьләр, сөекле Ватаныбыз турындагы китаплар белән таныштылар.

                                        

Мәгълүмат һәм фотосурәтләр чыганагы: Рәҗәп авылы китапханәсенең “ВКонтакте” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: