Әлеге конкурсның максаты – яшьләрне коррупцияне профилактикалауда катнашуга, коррупция күренешләрен булдырмау өчен аңа каршы социаль реклама эшләүгә һәм куллануга җәлеп итү, коррупциягә каршы көрәш һәм халыкта моңа каршы агарту өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы органнар белән җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлек практикасын формалаштыру.
Шул максаттан кичә конкурста катнашучылар район үзәк китапханәсендә «Коррупциягә каршы бергә!” темасына рәсемнәр һәм видеороликлар яклау чарасына җыелды. Район мәгариф учреждениеләреннән барлыгы 27 рәсем һәм 3 видеоролик кабул ителде. Беренчел сайлап алудан соң 11 рәсем һәм 3 видеролик финалга чыкты. Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен күрсәттеләр һәм якладылар, ә район прокуроры Илнур Рәфыйк улы Насретдинов, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Башкортстан Республикасы Адвокатлар коллегиясенең районыбыздагы филиалы җитәкчесе, Русия юристлары ассоциациясенең Чакмагыш районындагы җирле бүлеге рәисе Олеся Олеговна Никитина, Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсе директоры Алсу Радик кызы Гәрәеваны берләштергән жюри алар арасыннан иң яхшыларын билгеләде.
Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитендә таныша аласыз.