ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 октябрь , 11:30

Гәзит-журналларга ташламалы хаклар белән язылып та була!

“Русия Почтасы”нда 2025 елның тәүге яртысына матбугат басмаларына язылу кампаниясе бара.

Гәзит-журналларга ташламалы хаклар белән язылып та була!
Гәзит-журналларга ташламалы хаклар белән язылып та була!

Илдә, республикабыз һәм районыбызда нәшер ителгән гәзитжурналларга компания сайтының “Онлайн подписка” бүлеге һәм мобиль кушымта аша, шулай ук почта бүлекчәләренә килеп яки почтальоннарга мөрәҗәгать итеп язылырга була. Районыбыз гәзитен яратып укучы әбүнәчеләребезгә шатлыклы хәбәр җиткерергә ашыгабыз. Иртәгәдән, 4 октябрьдән башлап матбугат басмаларына ташламалы хаклар белән язылу декаднигы игълан ителә. 24 октябрьгә кадәр “Игенче” гәзитен алты ай редакциядән килеп алу шарты белән язылу хакы нибары 648 сум булачак (24 октябрьдән соң ул 720 сум тәшкил итә). Тоташ 2025 елга шушы ук шарт белән язылганда ул 1104 сумга төшә (декадник тәмамлангач янә 1224 сум була). Күрүегезчә, хаклар аермасы шактый сизелерлек. Бу көннәрдә аена бер тапкыр дүрт район яңалыкларын йортларга китергән “Сарманай” гәзитен 6 ай дәвамында редакциядән килеп алу шарты белән язылганда, квитанцияне 198га тутыртып булачак (артабан 216 сум), “Сарманай”ны бер ел килеп алып укыганда ул 336 сум (декадник тәмамлангач 372 сум) була. 414 октябрь көннәрендә почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда да ташламалы хаклар белән гәзитжурналларга язылып була. Бу 10 көн дәвамында районыбыз көзгесе булган “Игенче”гә 2025 елның алты аена 1042, 62 сумга язылырга мөмкин. Декадник тәмамланганнан соң шушы ук чорга язылу бәясе 1181,10 сум (1,2 төркем инвалидлык турындагы таныклык белән раслаганда 1099, 68 сум), тоташ елга 2131, 13 сум (1,2 төркем инвалидлыкка ия булган райондашлар өчен 1969,36 сум) тәшкил итәчәк. Әйткәндәй, район үзәгендәге оешмаучреждениеләрнең дистәдән артык хезмәткәре гәзиткә язылган очракта, матбагаларыбызны аларның эш урынына китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Елдагыча, бу агымдагы язылу кампаниясе вакытында да “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты әбүнәчеләр арасында уйнату өчен призлар бүләчәк. Районыбызда, республикабыз да дөнья күргән гәзитжурналлар белән дуслыгыгызны өзмичә, артабан да дәвам итәрсез, дип өметләнәбез, хөрмәтле якташлар!

Автор:
Читайте нас: