Алар өчен «Юл кагыйдәләре – ышанычлы дуслар» иллюстратив китап күргәзмәсенә библиографик күзәтү дә үткәрелде, анда әлеге тема буенча төрле китаплар тәкъдим ителде. Балалар машина йөртүчеләр өчен генә түгел, җәяүлеләр өчен дә юл хәрәкәте кагыйдәләренең ни өчен кирәклеген искә төшерделәр. шулай ук алар светофор һәм юл билгеләренең барлыкка килү тарихын белделәр һәм зур кызыксыну белән юл билгеләренең мәгънәсен, аларның төсен һәм формаларын тикшерделәр. Балалар викторина сорауларына да актив җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә кирәк булган юллардагы хәлләрне уен рәвешендә хәл иттеләр. Чара азагында укучылар “Хәвефсезлек әлифбасы – Светофор” һәм “Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” мультфильмнарын карадылар.